Балигъ булмаган балаларның ялын оештыру эше һәм “Бала шәхесен үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Безнең урамда” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: ишегалды уеннарының төрләре белән танышу, балаларның сәламәтлеген һәм физик үсешен ныгыту.
Дәрес башында белгеч “Ишегалды уеннары» төшенчәсенең әһәмиятен ачты. Соңыннан балаларга төрле уеннар уйнарга тәкъдим итте. Беренче булып төз ату һәм җитезлекне үстерүгә юнәлдерелгән «Тугыз таш» уены үткәрелде. «Ашарга яраклы-яраксыз» уенында катнашучылар ашарга яраклы һәм яраксыз азыкларны һәм предметларны билгеләделәр. Хата буенча еланны яисә машинаны «ашагач», яки тәмле туңдырмадан баш тарткач балалалрга әлеге уен бик күңелле тоелды. "Бәрәңге" уены бик кызыклы үтте.
Дәрес сизелмичә үтте. Балалар кызыклы һәм сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрделәр.