«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар һәм аларның ирләре белән «Минем тормышымда ишарәләр» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне бәяләүне күтәрү, үз-үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләре өстендә эшләү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Теләк сүзләре», «Сүзсез кино», «Пантомима», «Гәүдә теленең мөһим элементлары», «Бәйләүче җеп» күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр үз тормышыңа яңача карарга, үзең турында булган хаталы күзаллауны билгеләп үтәргә, тормыш төзергә комачаулаучы эчке тискәре хисләр өстендә эшләргә мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күп кенә катнашучылар әлеге дәрестә катлаулы бирем булып үзеңнең уңай сыйфатларыңны атуны әйттеләр. “Сүзсез кино» күнегүе бик файдалы булды икәнен искәрттеләр. Әлеге бирем әйләнә-тирәдәгеләр арасында кем чын күңелдән ярдәм итәргә әзер, ә кем артка тарта, дип уйланырга вакыт җитте икәнен күрсәтте.