Бүген һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Район территориясендә яшәүче халыкларның кул эшләнмәләреннән күргәзмәләре оештырылган мәйданчык үз тирәсенә зур аудиторияне җыйды. “Туган авылым” һәм “Көнчыгыш базар” хуҗалыклары да игътибардан читтә калмады. Гадәттәгечә, Сабантуй кунаклары өчен сәүдә мәйданчыклары оештырылды. Сабантуй программасының мавыктыргыч төре традицион рәвештә ат чабышлары булды. Тамашачылар чын күңелдән җайдакларны көч биреп тордылар. Башка еллардан аермалы буларак, быел Сабантуенда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Изгелек” мәйданчагы эшләде. Биредә “Чистай” күңел ачу үзәге белән берлектә, “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, “Чистай психоневрология интернаты”, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасы вәкилләре чыгыш ясады. “Изгелек” мәйданчыгында халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп булды, катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар оештырылган иде. Бәйрәм милли җыр-биюләр, гореф- гадәтләр, тормыш көнкүреш әйберләре, милли ашлар һәм күңелле тантаналар белән үрелеп алып барылды. Шулай ук биредә декоратив кул иҗаты буенча мастер-классларда иҗади сәләтләрен күрсәтергә, инвалидлар өчен махсус эшләнгән «Шаффлборд», «Кульбутто» өстәл уеннары уйнарга мөмкин иде.