Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Россия көне

2019 елның 11 июне, сишәмбе

        Россия көне алдыннан  Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында культорганизатор “Минем Россия” дип аталган тарих сәгате үткәрде. Ул бәйрәмнең барлыкка килү тарыхы белән таныштырды. Дәүләт төзелеше, илнең төп законы- Конституция, федерация, Ватан, ватанпарварлык, милләт төшенчәләре турында сөйләде. Россия флагының тарихын, төсләрнең нәрсә аңлатканын

       Яшәүчеләр ил символларын искә төшерделәр. Россия флагының күп вакытлар дәверендә үзгәрүен, төсләре нәрсә аңлатканын белделәр. Россия турында матур  шигырьләр укыдылар. Табышмак, әйтем белүләре белән уртаклаштылар. Россия гимнының берничә юлын башкарып үттеләр.

         Россия үз территориясе, теле, законы, Президенты булган бәйсез дәүләт.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International