Бердәм гражданнар кабул итү көне

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 11нче июнендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итүне Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге башлыгы Н.Р.Гайнанов, социаль яклау бүлеге начальнигы А.Ф.Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Ф.Ф.Йосыпова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Нургалиев, Балтач район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы белгече                                          З. Г. Шиһабетдинова алып бардылар. Үзен борчыган сораулары белән районнан бер кеше мөрәҗәгать итте һәм аңа тиешле консультация бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International