«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. Приют бакчасында үстерелгән чәчәк үсентеләрен утыртып, балалар көн саен аларны карап торалар: су сибәләр, туфракны йомшарталар, үсемлекләр үсешен күзәтәләр.
Әлеге эшнең максаты: үсемлекләр һәм чәчәкләр турында күзаллауларны киңәйтү, үсемлекләрне карау кагыйдәләрен һәм технологияләрен өйрәтү, кеше хезмәтенә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру.