2019 елның 19 июнендә «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр үз тәрбиячеләре Дәүләтшина Н.И. һәм. Маслова Н.В. белән балаларда хайваннарга карата кызыксыну уяту, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Барс» зоолунапаркында булдылар.
Бу балаларга кирәк, алар хайваннарны яратырга өйрәнәләр, күп кенә яңалыкларны беләчәкләр һәм мәрхәмәтлерәк булалар.
Керү алдыннан аларны зоопаркның бик ачык йөзле хезмәткәрләре каршы алды. Алар мини-зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Хайваннар белән аралашудан да мавыктыргычрак һәм кызыклырак нәрсә булырга мөмкин? Балалар хайваннарны рәхәтләнеп күзәттеләр. Алар зоопаркның аю , арыслан, юлбарыс , леопард һәм пума, тәвис кошлары, Бельгия юлбарысы балалары һәм башка хайваннар белән таныштылар. Соңыннан балаларга бер юлбарыс баласын тотып карарга һәм аның белән фотога төшәргә рөхсәт иттеләр.
Мини-зоопаркка баргач, балаларда бик күп уңай эмоцияләр, соклану һәм гаҗәеп тәэсирләр калды. Хайваннар белән аралашу һәрвакыт рәхәтлек бирә, кәефне күтәрә.
"Кайгырту "приютының админстрациясе "Барс" зоолунапаркасы җитәкчесе Айвазян Владимир Вачагановичка кызыклы очрашу өчен зур рәхмәтен белдерде.