«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Балалар! Юл! Куркынычсызлык”” дигән шөгыль булып узды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның  20  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Балалар! Юл! Куркынычсызлык! ” дигән  шөгыль  булып узды.

Шөгыльнең максаты булып балаларда юл йөрү кагыйдәләрен системалаштыру торды.

Шөгыль әңгәмә белән башланып китте, табышмаклар чишелде.

Икенче өлештә презентация күрсәтелде.

“Мин җәяүле” дигән уен белән тәмамланды. Балалар белемнәрен оста итеп практикада кулландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International