«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре” дигән профилактик әңгәмә булып узды

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның  21  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре ” дигән профилактик әңгәмә  булып узды.

Әлеге чараның максаты балаларны зарарлы гадәтләр төшенчәләре белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен актуальләштерү.

Бу дәрестә балалар белән гадәтләр һәм аларны классификацияләү турында фикер алыштылар. Күзәтү өчен “Гадәтләр ничек барлыкка килә”дигән фильм күрсәтелде. Аннан соң балалар белән “Кеше гигиенасы” дигән уен уйнадылар.

“Зарарлы гадәтләр” видеоролигын анализлап, балалар куелган сорауларга актив җавап бирделәр. Ә иң мөһиме “Тормыш буенча начар гадәтләрсез бар, үзеңнең һәм башкаларның сәламәтлеген сакла” дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чарада 23 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International