2019 елның 20 июнендә Теләче муниципаль районында "Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннатова Г.Р. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. тарафыннан консультатив көн үткәрелде. Иске Җөри авыл җирлегендә белгечләр социаль-хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.И. белән авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр, яна күчеп килгән гражданнар турында мәгълүмат килештерелде.