2019 елның 21 июнендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы ведомствоара вәкилләре белән берлектә “Романтик” җәйге лагеренда 7 станциядән торган профилактик квест уены уздырды. Һәр станциядә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны, наркомания, компьютер куркынычсызлыгы турында әһәмиятле мәсьәләләр каралды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, ребуслар чиште, яшүсмерләр проблемаларын чишү юллары турында фикер алышты. Чара җиңүчеләр отрядларын Мактау грамоталары белән бүләкләү һәм истәлеккә гомуми фото белән тәмамланды. Барлыгы 96 бала катнашты.