21 июнь көнне тәрбияче Мубаракова Э.В. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернатында "Хәтер көне" билгеләп үтелде. Чарада 7 бала катнашты. Чараның максаты : балаларда сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмэт уяту.
Чара сугыш турында җыр тыңлау белән башланып китте . Хәтер көненэ багышланган әңгәмәдән соң рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, тәрбияче үз максатына иреште.
1941 елның 22 июнь көне Россия тарихында иң кайгылы көн булып билгеләп үтелә. Ничә ел үтүгә карамастан, бу көн сугышта һәлак булганнарны һәрвакыт искә төшереп тора.
Без бу көнне беркайчанда онытмабыз!