“Табиблардан башка сәламәт бул!” спорт-уен чарасы.
Җәйге сәяхәт
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 26 июнь көнне тәрбиячеләр Борисова А.В., Полуэктова Л.В. һәм музыка җитәкчесе Городилова Н. Г. экологик аңны формалаштыру максатыннан 36 бала һәм 9 ата-ана өчен «җәйге сәяхәт» экологик бәйрәме үткәрделәр.
Тамаша Милена Петрова башкаруында «Солнышко» җыры белән башлап җибәрелде. Һәм менә залда “Кояш” пәйда булды, ул барысын да паровозикта урман аланына сәяхәткә чакырды. Кызлар һәм малайлар бергәләп сәяхәткә киттеләр, юлда куянны да, төлкене дә, бака да очраттылар. Җәнлекләр балаларга шат иделәр, кунакларны урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар: чәчәкләрне өзмәскә, чүп-чарны таратмаска, җәнлекләрне һәм бөҗәкләрне борчымаска, табигатькә сакчыл карарга өйрәттеләр.
26 июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» реабилитация үзәгендә «Алло, без талантлар эзлибез! " дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һәлак булучыларны искә алдылар.
2019 елның 26 июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Альбина Сәйфуллина "Галактика балалары" палаткалы лагерында "Тормыш матур"дип исемләнгән тренинг уздырды.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Интернет әлифбасы» дигән программа буенча мастер-класс үткәрде.
Питрәч муниципаль районынның «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Элбэдэн» хәрби уеннары» фестивалендә катнаштылар
Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу максатын күздә тотып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эшне алып бару дәвам ителә
23 июнь көнне приютта «Кояш, һава һәм су - безнең иң якын дусларыбыз " дигән спорт уены узды.
2019 елның 26 июнендә Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында юрист Салимова Г.С. тарафыннан янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү-аңлату үткәрелде. Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү.