“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында «Интернет әлифбасы» дигән программа буенча мастер-класс

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Интернет әлифбасы» дигән программа буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны компьютер программасы белән таныштыру, компьютер белеме өлкәсендә белем алу һәм карашны киңәйтү.

Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны «Интернет әлифбасы» дигән программа белән таныштырды, көндәлек тормышта практик куллану турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, программа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәтүне, шул исәптән электрон хөкүмәт сервисларыннан куллану һәм Интернет аша дәүләт хезмәтләрен алуны күздә тота.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар программа буенча: «Тычкан манипуляторы белән идарә итү – “Каракули» рәсеме ясау”, “Документны үзгәртү” һәм “Электрон дәүләт хезмәтләре белән танышу” дип исемләнгән төрле практик биремнәр эшләделәр.

Белгеч дәүләт хезмәтләре порталында табибка язылу барышын күрсәтте, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алырга теләүчеләр шул процедураны кабатлады һәм үзенең участок терапевтына язылды.

Чара турында фикер алышканда, социаль хезмәт алучылар кызыклы биремнәрне истә калдыруларын һәм әлеге программаны үзләштереп, заманча мәгълүмати мохиттә үз мөмкинлекләрен киңәйтә алуларын һәм буш вакытларын, аралашуларын ныгыта алуларын аңладылар.

        Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International