Саба муниципаль районының «Тургай» приютында «Кояш, һава һәм су - безнең иң якын дусларыбыз " дигән спорт-күңел ачу уены узды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

23 июнь көнне приютта «Кояш, һава һәм су - безнең иң якын дусларыбыз " дигән спорт уены  узды. Балаларга кунакка Микроб һәм Су персонажлары килде. Алар балалар белән кызыклы уеннар һәм эстафеталар үткәрделәр.

Спорт бәйрәме бик кызыклы һәм күңелле үтте.

Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар һәм бик күп тәэсирләр алдылар.

 Бәйрәм балаларга җитезлек, көч, чыдамлык, авырлыкларны җиңә белү кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итте.

Барлык балаларга да нык сәламәтлек телибез һәм сәламәт яшәү рәвешенә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International