Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу максатын күздә тотып гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белән тыгыз эшне алып бару дәвам ителә.
25.06.2019г. Питрәч мунципаль районының “Шатлык” социаль приюты базасында Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм приют белгечләре түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Утырышта Арча районында гомер итеп, балалары “Шатлык” приютында реабилитация узучы 2 гаилә тикшерелде. Фикер алышуга ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, алар арасында низаглы мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә белән эш нәтиҗәләре каралды, ата-аналарга киңәшләр бирелде.