“Табиблардан башка сәламәт бул!” спорт-уен чарасы.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген  “Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты”нда тормышка ашырыла торган “Ничек картлыкка бирешмәскә”программасы кысаларында  йорт-интернатта  социаль хезмәтләр алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү максаты белән “Табиблардан  башка сәламәт бул!” спорт-уен чарасы узды.

Шәфкать туташы Роза Лаврентьева сәламәт яшәү рәвешенең турында иң мөһим кагыйдәләре, үз сәламәтлегеңне   кайгырту турында сөйләде, витаминнарның файдасы һәм аларның кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында белемнәрен  ныгытты. Аннары социаль хезмәт алучылар  спорт бәйгеләрендә катнашу өчен ике командага бүленделәр. Чара  кызыклы, җанлы үтте, барлык  өлкәннәр дә кәеф күтәренкелеге, энергия һәм, әлбәттә инде, бик күп файдалы мәгълүмат алды.

 Мондый очрашулар сәламәтләндерү генә түгел, ә  коллективта яхшы кәеф һәм уңай психологик климат булдыруга  булыша.  Шулай ук  алар хезмәт алучыларга үзләренең чыдамлылык, тапкырлык, сабырлык, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, дусларың турында кайгырту кебек иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International