Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологлары палаткалы лагерьда "Тормыш матур" дигән тренинг уздырганнар.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елның 26 июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Альбина Сәйфуллина "Галактика балалары" палаткалы лагерында "Тормыш матур"дип исемләнгән тренинг уздырды.

Тренингның максаты-яшүсмерләрдә тормыш кыйммәтләре системасын формалаштыру.

Әлеге чарада 54 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында балалар асфальтта рәсемнәр, шулай ук тормыш девизлары белән плакатлар ясадылар. Тренинг ахырында бию-хәрәкәт терапиясе үткәрелде, анда барысы да бик актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International