ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Күләмле чәчәк» дигән мастер-класс үткәрелде. Кәгазьдән декоративные чәчәкләр ясалган иде. Бу процесс белән «Олимп» балалар иҗаты үзәге белгечләре җитәкчелек итте. Балалар да эшкә кушылды. Алар ата-аналарга чәчәкләр ясарга булыштылар. Барысы да алган нәтиҗәдән канәгать калды.

2019 елның 22 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтач муниципаль районы делегациясе Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашындагы тантаналы чарада булып кайттылар.

Тантаналы чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, "Юнармия" балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, хәрби комиссар Васил Вәлиев һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән хәрби комиссар Васил Вәлиевка  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Тантаналы чара  «Корстон» күңел ачу комплексында бәйрәм ашы белән тәмамланды.

“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Веста “Үзәге” психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 ата-ана өчен «Баланың гаиләдән читләшү дәрәҗәсе шкаласы» методикасы ярдәмендә ата-аналарның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен өйрәнү максатыннан төркемле психодиагностика үткәрде.

            Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы программасын тормышка ашыру кысаларында 11 нче санлы социаль участокта (Шәңгәлче авылы) «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова “Яшьтәшләр белән үзара мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында «Веста» Үзәге белгече Ландыш Зарипова социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен “Сталинград сугышы” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, героик үткәннәргә карата кызыксыну тәрбиялә.

 Халыкара туган тел көне кысаларында “Веста” Үзәге белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта 19 бала һәм яшүсмер арасында “Тел – халык рухы” дип аталган чара үткәрде.

2019 елның 24 февралендә Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды.

Мәскәүдә Дәвалау педагогикасы үзәгенең (ЦЛП) 30 еллыгына багышланган халыкара конференция бара.

26 февраль көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча  профилактик  әңгәмә уткәрелде.

2019 елның 5 февралендә Мамадыш муниципаль районының «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәт алучыларның балалар, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән лекция үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International