“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Веста “Үзәге” психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 ата-ана өчен «Баланың гаиләдән читләшү дәрәҗәсе шкаласы» методикасы ярдәмендә ата-аналарның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен өйрәнү максатыннан төркемле психодиагностика үткәрде.
Күп кенә ата-аналар тормышта үзләренең балаларында булган яшь үзенчәлекләрен һәм темпераментларын исәпкә алмыйлар. Баланың җавапсызлыгына сылтап аның шәхси сыйфатлары һәм үзенчәлекләреннән мәхрүм итәләр. Шушы проблемалар аркасында мөнәсәбәтләрдә каршылыклар килеп чыга да инде. Чынлыкта исә, мөнәсәбәтләргә төзәтмәләр кертергә кирәк, ә нәрсәне төзәтергә кирәклеген психолог «Баланың гаиләдән читләшү дәрәҗәсе шкаласы» методикасын кулланып тикшерде. Диагностика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тикшеренүчеләрнең 75% ы үз баласының теге яки бу сыйфатларын кабул итми, 55% очракта бу ялкаулык, фантазияләр, әкренлелек һәм ышанычлылык, 15% ана үз балаларының үз-үзенә агрессив булуын күрсәтсә, беренче тапкыр башка балага юл куя белүләрен күрергә теләми. Кызганычка каршы, әниләрнең нибары гына, якынча 5% ы тулысынча үз баласын ничек бар, шулай кабул итә. «Ата-ана-бала» мөнәсәбәтләре мәсьәләләрендә яңа аңлаешлы дәрәҗәгә күчү өчен, уздырылган тикшеренүдән соң, психолог катнашучыларга «Ата-аналар раунды» психологик уенында катнашыргатәкъдим итте, катнашучылар уен карточкаларының барлык сорауларына дөрес җавап бирергә тырыштылар, шул рәвешле, үз балаларын тәрбияләү вакытында алган уникаль тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Үзәк психологы алга таба да балалар психологиясе мәсьәләләрендә ата - аналарның компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән мондый дәресләр үткәрү планлаштыра.