"Апрель" тернәкләндерү үзәге халыкара конференцияда

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген илдә мөһим вакыйга була! Мәскәүдә Дәвалау педагогикасы үзәгенең (ЦЛП) 30 еллыгына багышланган халыкара конференция бара. "Апрель" тернәкләндерү үзәге эшли башлауның беренче көннәреннән үк бу үзәк белән хезмәттәшлек итә, укый һәм тәҗрибә уртаклаша! Менә бүген дә “Апрель”үзәгенең директоры Трифонова Наталья Николаевна һәм Жанна Владимировна Антонова шушы мөһим чарада тыңлаучылар кебек кенә түгел , ә чакырылган лекторлар буларак катнашалар. Алар, үсешләрендә күп кенә тайпылышлар булган балаларда иртә аралаша алуны формалаштыруда гаиләләргә ярдәм итү буенча уникаль тәҗрибәбез турында сөйләячәкләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International