Халыкара туган тел көне кысаларында “Веста” Үзәге белгече Римма Борисова 4 нче санлы социаль участокта 19 бала һәм яшүсмер арасында “Тел – халык рухы” дип аталган чара үткәрде. Максаты: Үзеңнең һәм башка халыкның теленә карата сак караш формалаштыру, үз туган телеңә горурлык хисе, ватанчылык һәм толерантлык тәрбияләү.
Чара башында белгеч катнашучыларны очрашуның темасы белән таныштырды һәм аларга дөньяның барлык телләре дә тигез, аларның һәркайсы исән мирас булып тора дип сөйләде. Балалар шулай ук Халыкара туган тел көненең 1999 елда раслануы турында белделәр. Туган телдә дөрес сөйләшергә һәм язарга, уйлый белергә һәм үз фикереңне әйтергә өйрәнергә кирәклеген искәртте. Аннары белгеч катнашучыларга шигырьләрне рус, татар, украин һәм башка телләрдә укырга тәкъдим итте.
Чара ахырында йомгаклау ясалды: туган телгә сакчыл карарга, үз сөйләмендә сүгенү сүзләре, паразит, сленг сүзләренә юл куймаска тырышырга һәм «Туган телеңне сакла һәм аны мәсхәрәләмә» девизы астында яшәргә омтылырга кирәк!