2019 елның 24 февралендә Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында социаль хезмәт алучылар өчен «Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды. Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Наталья Кекишева катнашучыларны экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, бүлектә эвакуацияләү кагыйдәләре турында сөйләде. Антитеррор - хәзерге вакытта мөһим мәсьәлә. Терроризмның төрле төрләре буенча мисаллар үткәрелде.