Ватанны саклаучылар көне, Балтач

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 22 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтач муниципаль районы делегациясе Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашындагы тантаналы чарада булып кайттылар.

Тантаналы чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, "Юнармия" балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең муниципаль штабы җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, хәрби комиссар Васил Вәлиев һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән хәрби комиссар Васил Вәлиевка  Рәхмәт хаты тапшырылды.

Тантаналы чара  «Корстон» күңел ачу комплексында бәйрәм ашы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International