«Мин аеклык сайлыйм» акциясе Алабугада узды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсэту бүлеге белгечләре социаль участокта «Мин аеклык сайлыйм» акциясе уздырдылар. Чараның максаты булып шәһәр халкында хокукларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды. Акция барышында белгечләр шәһәр халкына мәгълүмати буклетлар тапшырдылар, төрле төстәге шарлар бүләк иттеләр. Шулай ук белгечләр профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә дә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International