“Исток-Башлангыч” үзәгендә көзге Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында “Җирдә тынычлык булсын” исемле рәсем бәйгесе узды. Ул Тынычлык көненә багышланган иде. Әлеге бәйгедә 5нче номерлы патронаж участогында яшәүче балалар катнашты.
Бәйгенең максаты – балаларда гражданлык хисе уяту, Туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү, дөньяда тынычлык булдыру һәм тату яшәүне пропагандалау.