Балаларның бәхетле йөзләрен күрү, шат авазларын ишетү - һәрвакыт күңелле күренеш. Баланы елмайту, күңелен күтәрү алай ук авыр түгел. Шуңа күрә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика акциясе кысаларында 2019 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре Чистай шәһәренең 10 нчы мәктәбе укучылары белән «Дуслыкны кечкенәдән сакла» дип аталган чара үткәрделәр. Чара позитив ноктада узды, балалар алдан ук белгечләр ясаган гипс фигураларны буядылар, ә аннары төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында «Салкын-кайнар» уены барышында сюрприз эзләп таптылар һәм татлы бүләкләр алдылар.