Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр көзге урманда сәламәтләндерү сәяхәтендә

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Безнең интернатта урманнга сәяхәткә йөрү матур традициягә әйләнде. Мондый сәяхәт барышында өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең алтын көзләрен искә төшерәләр. Урманда йөрү-депрессиядән, йөрәк һәм үпкә проблемаларыннан менә дигән чара.Ул безне сәламәтрәк итә, йөрәк эшен һәм акыл активлыгын яхшырта. Урманга керәсең дә, күкрәгеңне тутырып сулыйсы килә. Урман һавасы канн кислород белән туендыра һәм баета, йөрәк мускулларын, баш мие һәм башка системалар һәм органнар яхшырак эшли башлый. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы һәм фикерләү процесслары тизләтелә, сәламәтлекнең гомуми торышы яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International