ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү булекчәсендә 59 мөмкинлекләре чикле кеше исәпләнә. Аларның һәрберсе социаль хезмәткәрнең ярдәмен, җылы карашын тоеп яши.

2019 елның 3 декабрендә,  инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  «Ашыт» мәдәни-спорт үзәге базасында Әтнә районы инвалидлары Россиянең атказанган спорт мастеры, Паралимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры Полякова Ирина һәм  "Республика спорт-адаптив мәктәбе"  директоры Фарида Сафиуллина белән очрашты.Чараның беренче өлеше түгәрәк өстәл форматында узды. Инвалидлар һәм үзенчәлекле бала тәрбияләүче ата-аналар чемпионга терәк-хәрәкәт системасы зарарланган спортчыларның  карьера үзенчәлекләре турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Спортчы, үз чиратында, үзенең спорт дөньясындагы уңышка илткән юл тарихы һәм югары нәтиҗәләргә ирешү мотивациясе белән уртаклашты. Икенче өлештә катнашучылар ике командага бүленеп, “Күңелле стартлар»да көч сынаштылар.

Әлеге очрашу катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итеп кенә калмыйча, тормышка мотивация биреп, дөньяга башка күзлектән карарга мәҗбүр итте.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

РЦ "Апрель" инвалидлар декадасын ябуга багышланган бәйрәм концерты була.

Яңа Чишмә картлар йортында инвалидлар ункөнлеге башланды

Буа интернат-йортында халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә

2019 нчы елның 3 нче декабрендә «Изгелек» халыкка хезмәт күрсәтү үзәге базасында әти – әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чираттагы бердәм кабул итү көне узды. Утырышта социаль  яклау бүлеге, суд приставлары мәшгульлек бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашты.  2 гаиләгә  алимент түләтү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

          Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт бүлеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры үткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Беренче карашка авыр булып тоелса да, балалар уз көндәшләре белэн көч сынашып, интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар  бик телэп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте.

Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.

Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә.

2019 елның 3 декабрендә Теләче район мәдәният йортында «Инвалидлар Декадасы» кысаларында чара булып узды.  ың тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә.

2019 елның 2 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш районының 3 авыл җирлегендә "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы инвалидларга һәм пенсионерларга бушлай юридик ярдәм күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International