Чын күңелдән - яхшы эш

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүгенге көндә “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү булекчәсендә 59 мөмкинлекләре чикле кеше исәпләнә. Аларның һәрберсе социаль хезмәткәрнең ярдәмен, җылы карашын тоеп яши.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында үткәрелүче чаралар ункөнлеге уңаеннан социаль хезмәткәрләр дэ төрле чаралар үткәрә. Теләнче-Тамак урта мәктәбе укучылары Таңсылу Әхмәтшина, Аделина Сиразетдинова белән берлектә социаль хезмәткәр Равилә Хазиева Миннур Габдулхакованы котлады. Мондый чара социаль хезмәтләрдән файдаланучы күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International