ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында 11 декабрьдә Советлар Союзы герое Галимҗан Камалеевның улы Наил Камалеев, Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7нче Казан гимназиясендә узган тантаналы чарада катнашты.

Әхлакый – патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, аның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге тәрбияләнүчеләре өчен 17нче декабрьдә трамвай депосына экскурсия оештырылды, анда тернәкләнүчеләр Зәңгәр вагончыкка утырып барып җиттеләр. Зәңгәр вагон тәрәзәләреннән балалар истәлекле урыннар, шәһәрнең һәм «КамАЗ» заводының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар.

Депода балалар музейда булдылар, анда «Электротранспорт» ҖЧҖнең һәр бүлекчәсе тарихы, Чаллы шәһәрендә трамвай хәрәкәте үсеше турында сөйли торган бай фотографик материал бар. Ә музей экспонаты буларак территориядә яңа шәһәр урамнары буйлап ерак 1973 елда узган беренче трамвай урнашкан.

Ә кызлар һәм малайлар өчен иң кызыгы цехларда булып, вагоннарны ничек җыю, ремонтлау,  ничек итеп юуларын карау булды. Алар экскурсовод Самаркина О.В. сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

17 декабрь көнне “Гнездышко” приютында тәрбияләнүчеләр «Березка» төзелеш материаллары гипермаркетында булдылар.

2019 елның 17 декабрендә "Гнездышко" социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре "Алые паруса" балалар мәдәният сараенда булдылар һәм Эльвира Низаметдинова җитәкчелегендәге «Менестрель» курчак студиясе ярдәмендә яңа ел атмосферасына чумдылар.

Җәлил картлар йортында янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы саклану буенча планнан тыш инструктаж

"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның ата – аналары арасында "Кыш" дигән темага дәрес үткәрде.

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова булып китте.

2019 елның 17 декабрендә "Гнездышко" социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре "Алые паруса" балалар мәдәният сараенда булдылар һәм Эльвира Низаметдинова җитәкчелегендәге «Менестрель» курчак студиясе ярдәмендә яңа ел атмосферасына чумдылар.

2019 елның 17 декабрендә "Гнездышко" социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре "Алые паруса" балалар мәдәният сараенда булдылар һәм Эльвира Низаметдинова җитәкчелегендәге «Менестрель» курчак студиясе ярдәмендә яңа ел атмосферасына чумдылар.

2019 елның 17 декабрендә "Гнездышко" социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре "Алые паруса" балалар мәдәният сараенда булдылар һәм Эльвира Низаметдинова җитәкчелегендәге «Менестрель» курчак студиясе ярдәмендә яңа ел атмосферасына чумдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International