17 декабрь көнне “Гнездышко” приютында тәрбияләнүчеләр «Березка» төзелеш материаллары гипермаркетында булдылар. Яңа ел алдыннан гипермаркет хезмәткәрләре балаларга интерьер өчен яңа ел бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Балаларга бизәнү әйберләре үрнәге тәкъдим ителде, аның нигезендә һәр бала үз бизәген булдырды. Нәтиҗәдә, бик матур һәм кызыклы эшләр килеп чыкты.