2019 елның 17 декабрендә Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Мөслим һәм Сарман районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Р.Р. Госманов катнашында инструктаж узды. Шулай ук Радик Рафаил улы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.