"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 3 яшькә кадәрге балалар һәм аларның ата – аналары арасында "Кыш" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: “Кыш” төшенчәсенә аңлатма бирү, дәрес темасы буенча сүз байлыгын үстерү.
"Кыш» - 2 яшькә кадәрге сабый өчен шактый катлаулы төшенчә. Шуңа күрә кышка багышланган дәрестә балалар кышкы уеннар уйнадылар, сүзлек запасын тулыландырдылар, бу яшьтәге балалар өчен мөһим күнекмәләрне һәм балаалрның осталыкларын үстерделәр. Дәрес башында балалар чын кар белән якыннанрак таныштылар: карның эрүен игътибар белән карадылар. Нәниләргә кар бөртекләре белән уйнау, «Кар-кар» дигән искиткеч җыр астында күнегүләр башкару, артикуляцион гимнастика ясау, кечкенә һәм зур кар бөртекләрен сортларга аеру уены бик ошады. Ә дәреснең иҗади өлешендә балалар традицион булмаган техникада рәсем ясадылар: гуашь һәм мамык таякчыклары ярдәмендә кәгазь битендә кар мамыгын сурәтләделәр.
Дәрес кызыклы, танып белүле килеп чыкты һәм әниләргә сабыйны үстерү мәсьәләләрендә яңа белемнәр белән баетырга мөмкинлек бирде.