ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт терапиясе дәресләре

Бөек Җиңүне якынайтучы тыл хезмәткәрләре турында.

Сугыш чорында күрсәтелгән каһарманлык турында сөйләгәндә, аеруча балаларның эш батырлыкларын искәртәсе килә, чонки аларның җилкәләренә балачактан ук күпме сынаулар тошкәнен әйтеп бетергесез.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү һәм аңа әзерлек кысаларында безнең интернат-йортта баш киемнәре – хатын-кызлар түбәтәйләре ясау буенча мастер-класс узды

 

2019нчы ел нәтиҗәләре

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  06нчы февральдә  2019нчы ел нәтиҗәләре буенча гомуми җыелыш узды. Үзәкнен директоры, директор урынбасары  белән профком җитәкчесе 2019 ел нәтиҗәсе буенча отчет ясадылар.

Шулай ук үзәкнең эш коллективы алдында социаль яклау идарәсе начальнигы Каширина Галина Михайловна чыгыш ясады. Ул Яр Чаллы шәһәрендәге казанышлар һәм яңалыклар турында сөйләде, социаль яклау мәсьәләләренә аерым тукталды. Галина Михайловна учреждение коллективы эшенә югары бәя бирде һәм хезмәткәрләрнең алга таба да нәтиҗәле эшенә өмет белдерде.

Оешманың 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үзәкнең 4 хезмәткәре Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Гомуми җыелыш ахырында Үзәкнең киләчәк үсеше перспективалары билгеләнде һәм 2020 елга максатлар һәм бурычлар куелды.

2020 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тула.  Арчаның «Өмет чаткысы» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече Гөлнара Сәлихҗанова «Без Җиңүне якынайтучыларга рәхмәт белдерәбез» дигән чара үткәрде.  Җиңү көне-барлык буыннарны берләштерүче төп бәйрәм.

2020 елның 06 февраленда «Балаларга көч кулланмау»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш»  дигән темага тренинг үткәрде һәм "Сүзләр" видеоролигы» күрсәтте.

«Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында чара узды. Инспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Төрле юл хәлләре турында сөйләнелде. Чара юл хәрәкәте иминлеген һәм юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатыннан үткәрелде.

Дәрестә "Автошәһәрчек" – җәяүлеләр кичүләрен, светофорларны һәм юл билгеләрен эметирлаучы җайланмалар комплексы кулланылды.

        2020 елның 5 февралендә Питрәч муниципаль районының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Мин – үзем” клубы кысаларында “Лепешка” социаль - психологик уенын кулланып, социаль интеллектны үстерүче, коммуникация күнекмәләренә өйрәтә торган төркемле дәрес үткәрделәр. 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Хәтер һәм Дан елында Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаганнар, социаль хезмәт алучылар белән «Мин солдат һәм Ватаным белән горурланам!. 

“Иҗади салават күпере” түгәрәге турында.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 5 февраль көнне “Иҗади салават күпере” түгәрәгенең дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International