Питрәч муниципаль районының « Кайгырту » халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Мин - үзем» клубы кысаларында төркемле дәрес үткәрделәр

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

           2020 елның 5 февралендә Питрәч муниципаль районының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре “Мин – үзем” клубы кысаларында “Лепешка” социаль - психологик уенын кулланып, социаль интеллектны үстерүче, коммуникация күнекмәләренә өйрәтә торган төркемле дәрес үткәрделәр. Уен ясалма, катлаулы, куркыныч ситуациясендә булырга, әлеге хәлдән чыгу өчен барлык иҗади ресурсларны кулланырга, ахыр чиктә, аның белән үтәргә һәм алган күнекмәләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Анда төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International