«Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш» темасына тренинг

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 06 февраленда «Балаларга көч кулланмау»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш»  дигән темага тренинг үткәрде һәм "Сүзләр" видеоролигы» күрсәтте. Шулай ук педагог Шакирова Римма балалар белән «Яхшы сүз дәваларга, яман сүз аянычлы булыр» дигән темага әңгәмә үткәрде. Тренинг яшүсмерләрне тирә-юньдәгеләрнең басымына һәм психоактив матдәләрне куллануга җәлеп итү ситуацияләренә каршы торуның төрле ысулларын өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары ышанычлылыкны үстерү, үз-үзеңә бәя бирү һәм ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү иде.Тренингта төрле категория гаиләләрдән 22 балигъ булмаган бала катнашты.     Тренинг барышында ышаныч, ышанычсыз һәм агрессив үз-үзеңне тоту төшенчәләре турында фикер алыштылар. Психологик басым вакытында үз-үзеңне ничек тоту буенча иң уңышлы стратегияләр турында фикер алышынды. «Сын», «Көзге» күнегүләре үткәрелде. Балигъ булмаган балалар шулай ук ышанычлы баш тартуның төп ысуллары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International