2019нчы ел нәтиҗәләре

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2019нчы ел нәтиҗәләре

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  06нчы февральдә  2019нчы ел нәтиҗәләре буенча гомуми җыелыш узды. Үзәкнен директоры, директор урынбасары  белән профком җитәкчесе 2019 ел нәтиҗәсе буенча отчет ясадылар.

Шулай ук үзәкнең эш коллективы алдында социаль яклау идарәсе начальнигы Каширина Галина Михайловна чыгыш ясады. Ул Яр Чаллы шәһәрендәге казанышлар һәм яңалыклар турында сөйләде, социаль яклау мәсьәләләренә аерым тукталды. Галина Михайловна учреждение коллективы эшенә югары бәя бирде һәм хезмәткәрләрнең алга таба да нәтиҗәле эшенә өмет белдерде.

Оешманың 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үзәкнең 4 хезмәткәре Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Гомуми җыелыш ахырында Үзәкнең киләчәк үсеше перспективалары билгеләнде һәм 2020 елга максатлар һәм бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International