2020 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тула. Арчаның «Өмет чаткысы» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече Гөлнара Сәлихҗанова «Без Җиңүне якынайтучыларга рәхмәт белдерәбез» дигән чара үткәрде. Җиңү көне-барлык буыннарны берләштерүче төп бәйрәм. Тәрбияләнүчеләр аяусыз сугышларда катнашкан, сугыш кырларында иптәшләренең һәлак булуын күргән, тылда эшләгән, яралыларны коткарган, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тыныч күк бүләк иткән каһарманнар турындагы фильм карадылар. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 560 мең ТАССР кешесе китүен, 360 меңе хәбәрсез югалганын, 200 мең солдатның әйләнеп кайтуын белделәр. Татарстан сугыш елларында тирән тылда булуга карамастан, аның халкы Җиңүгә зур өлеш кертә. Чара ахырында балалар«Җиңү көне»темасына рәсемнәр ясадылар.
Белгеч сүзләренә, мондый чаралар балаларда Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияли, илебезнең тынычлыгын сакларга өнди һәм тарихыбызны белүне, өйәрнүне бурыч итеп куя.