Бөек Җиңүне якынайтучы тыл хезмәткәрләре турында.
Сугыш чорында күрсәтелгән каһарманлык турында сөйләгәндә, аеруча балаларның эш батырлыкларын искәртәсе килә, чонки аларның җилкәләренә балачактан ук күпме сынаулар тошкәнен әйтеп бетергесез. Менә шуңа күрә, Яңа Чишмә районында яшәүче, Бөек җиңүне якынайтучы, данлыклы тыл хезмәткәрләрен олылау, зур бурыч булып тора. Елдан-ел сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре кими бара, аларны искә алу, исәннәрне игътибар һәм кайгыртучанлык белән урап алу бик мөһим.
Бүген, 2020 елның 6 февралендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең җитәкчесе урынбасары Файзуллина Р.Х., Чебоксар авыл җирлеге сәркатибе Гурьянова М.Д. белән Чуваш Чебоксары һәм Благодаровка авылларында яшәүче тыл хезмәткәрләрен өйреп чыктылар, аларга озын гомер, нык сәламәтлек теләп калдылар.