Спектакль юка юмор, яхшы ирония һәм көтелмәгән сюжет коллизияләренә бай.
Спектакль куюда Яңа Чынлы авылының гади кешеләре катнашты, аның җитәкчесе-Хисаметдинова Гөлфия Әдип кызы-Яңа Чынлы авылы мәдәният йорты директоры.
Артистлар үз рольләрен бик яхшы уйнады, ә безнең әби – бабайларыбыз аларның чыгышын югары бәяләделәр - «Бишле! Чөнки вакытның ничек узганын сизми дә калдык», - диделәр алар.
Артистлар үз чыгышлары белән тамашачыларга бик күп күңелле тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк иттеләр.
Әлеге чараның максаты театр сәнгатен, сәнгати сүзне үстерү, ярдәм итү һәм популярлаштыруга, сәнгати һәм эстетик зәвык тәрбияләүгә, иҗади мохит булдыруга юнәлтелгән иде.
Интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең яраткан артистларын озак алкышлады.