«Минем Татарстаным, син барысыннан да яхшырак». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта 14 балигъ булмаган бала өчен «Минем Татарстаным, син барысыннан да яхшырак» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: патриотизм, туган як өчен горурлык хисе тәрбияләү, Татарстан Республикасы тарихы белән танышу.

Дәрес барышында белгеч балалар белән ТАССР оешу турында декларациянең кайсы елда һәм кем тарафыннан имзалануы турында сөйләште. Яңа төзелгән республиканың беренче җитәкчесе кем булды? Татарстанның ничә шәһәре һәм административ районы бар? Алар нәрсә белән бай? Безнең республикада нинди елгалар бар? ТР Дәүләт символлары нәрсә аңлата? Туган ягыбыз нинди бәйрәмнәр белән дан тота? кебек сорауларга җавап эзләделәр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, ләкин һәр җавап яңа белемнәр белән тулыландырылды.

Соңыннан балалар туган якның җирдә иң яхшысы булуы турында үз фикерләрен белдерделәр. Шулай ук балалар киләсе очрашуга әзерләнү, үз шәһәреңнең тарихын һәм шәһәр урамнарының кем исеме белән аталуын белү бурычын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International