Әкияттә кунакта

2020 елның 13 марты, җомга

 

Физик мөмкинлекләре чикле балалар сәнгать әсәрен кабул итүнең билгеле бер үзенчәлекләренә ия һәм нормаль үсүче балалар дәрәҗәсендә түгел. Алар әкиятнең уй-ниятен, геройларның үзара мөнәсәбәтен, әкияттәге яхшылык һәм явызлыкны сизгер кабул итәләр. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән бала шәхесен үстерү бурычы әкият ярдәмендә хәл ителергә мөмкин.

Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Хөсәенова Л.З. «Әкияттә кунакта»дигән технология буенча дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: балаларның сөйләм активлыгын үстерү, аларны диалогка керергә өндәү; балаларда рус халык сәнгатенә карата мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

Әкият иленә сәяхәт балаларга бик ошады. Дәрес вакытында педагог әкиятләрдән өзекләр укыды, балалар күптән белгән әкиятләрне искә төшерделәр. Дәрес ахырында алар үзләренең яраткан әкиятләреннән өзекләр сөйл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International