«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. Олы Нырсы авыл җирлегендә консультатив көн үткәрде. Гаиләләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр пособиеләр түләү, башлангыч сыйныф укучыларына түләүсез туклану, 3 яшькә кадәрге балаларга даруларга ташламалар алу сораулары белән кызыксындылар. Тулырак мәгълүмат таләп ителгән сорауларга 41 нче филиал белгеченең телефон номеры бирелде. Безне таныйлар һәм ышаналар, безне көтәләр һәм без киләбез.