Бәркәтә авылында яшәүче Мөхтәрәмә Исмәгыйль кызы Закировага 90 яшь тулды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Г.Гайнанова да тәбрикләделәр.
Мөхтәрәмә әби, ул чорның башка авыл хатын-кызлары кебек үк, балачактан алып лаеклы ялга чыкканчы авыр хезмәттә булган. Аңа фермада да, чөгендер кырында да, бүтән төрле кыр эшләрендә дә хезмәт куярга туры килгән. “Яшь чакта авырлык сизелми ул, аның каравы хәзер рәхәт тормышта яшибез, - дип шөкрана кыла М.Закирова. – Иң мөһиме сугышлар булмасын.”
Мөхтәрәмә әби ире Габдерауф белән 6 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә аларның дүртесе исән-сау. “Мин бай әби, онык-оныкчыкларымның исәбен дә югалттым инде”, - ди ул. Әбинең хәтер йомгагын сүтә-сүтә аларны бергәләп санадык. Исәбен югалтырсың да, чөнки алар барысы бергә 50гә якын булып чыкты.
Мөхтәрәмә Исмәгыйль кызы үзе корган нигездә, улы Ринат һәм килене Рәйханә тәрбиясендә мул, тыныч тормышта көн итә.