«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә гипертония авыруы вакытында диета тоту кагыйдәләре турында видео-лекция

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Зөлфия Багманова гипертония авыруы вакытында тиешле диета тоту кагыйдәләре турында видео-лекция үткәрде.

Чараның максаты: гипертония авыруы,  диета тоту һәм аны саклау мөһимлеге турында  мәгълумат  бирү.

Гипертония-артериаль кан басымы 140/90 мм тк.т. һәм аннан да югарырак булган  очракта барлыкка килүче авыру. Халыкның 30-45% артериаль кан басымы белән интегә. Вакытында дәваланмау инфаркт, инсульт, йөрәкнең ишемик авыруларына һәм башкаларга китерә.

Социаль  хезмәт алучылар видео-лекция барышында гипертония авыруы: кан басымы, аның шаукымы, профилактикасы, Русиядә таралышы турында гомуми мәгълүмат белән таныштылар. Гипертензия вакытында дару препаратларын дөрес кабул итү һәм  баланслы диета тоту авыруга каршы уңышлы көрәшүнең нигезе булып тора.

          Чара ахырында белгеч тыңлаучыларның  кызыксындырган сорауларына җавап бирде һәм белешмәлекләр өләште.

Чарада  унбиш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International