Язгы кояшның беренче нурлары белән тирә-юньдәгеләрнең уянуы башлана.
Безнең тәрәзәләрне бизәп торучы һәм кислород чыганагы булган бүлмә үсемлекләре бу чорда аерым игътибарга мохтаҗ, "Гармония"үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагында булган олылар белән өйләрендә булган усемлекләрне кучереп утыртып аларга икенче сулыш бүләк иткән. Бер ай элек утыртылган борыч инде үсеп чыккан һәм яңадан утыртуга мохтаҗ.
«Гарденотерапия» программасы буенча эш кайный, бу үсемлекләргә генә түгел, ә бу процесста катнашучы һәм аннан бик күп уңай эмоцияләр алучы кешеләргә дә файда китерә.