Чирмешәндә тернәкләндерү һәм карау мәктәбе үз эшен дәвам итә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Агымдагы айда «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгече А.А. Кәримова тернәкләндерү һәм карау мәктәбе буенча укулар оештырды.

Психолог Л.Д. Малешина «авыручы кешеләр белән аралашу үзенчәлекләре» дигән темага лекция үткәрде, медицина практикасы буенча табиб З.М.Мингулова «Йөри алмаучы авыруларны карау» темасына чыгыш ясады.

Авыруларга хезмәт күрсәтүче биш социаль хезмәткәр психологик ярдәм һәм алга таба эшләү өчен кирәкле мәгълүматлар алдылар.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе киләчәктә дә авыруларны караучы социаль хезмәткәрләргә психологик ярдәм күрсәтү, кирәкле күнекмәләрне өйрәтү һәм мәгълүматлар белән тәэмин итү эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International