Без сәламәт яшәү рәвеше яклы

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Сәламәтлек һичшиксез кыйммәткә ия һәр кеше өчен теләсә кайсы яшьтә.

Сәламәтлекне ничек сакларга һәм ныгытырга соң? Җавап бер -сәламәтләндерү физкультурасы белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, - дип җавап бирәләр Нурлат муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре. Социаль хезмәткәрләр, хезмәт күрүчеләрнең сәламәтлеген исәпкә алып, өйдә дәвалау физкультурасы белән индивидуаль дәресләр үткәрә. Чөнки өй шартларында башкарырга мөмкин булган физик күнегүләр аркасында шактый дәрәҗәдә төзәтергә һәм сәламәтлекне сакларга мөмкин.

Сәламәт яшәү рәвеше кеше тормышының төрле якларын үстерү, аларга актив озын гомер һәм социаль функцияләрне тулы күләмдә үтәү өчен алшарт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International