Зәй муниципаль районы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре өчен 23 март көнне Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Хуҗина Эльмира Габделхак кызы катнашында социаль контракт системасы аша ярлылыкка каршы көрәшү турында мәгълүмати очрашу узды.
Эльмира Габдулхак кызы катнашучыларга ярлылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән дәүләт программалары турында мәгълүмат бирде.
Аз керемле гаиләләр өчен социаль контракт ярдәм төрләренең берсе булып тора. Бу килешү аз керемле гаилә һәм халыкны социаль яклау органнары арасында төзелә. Әлеге килешү буенча яклар кайбер таләпләрне һәм йөкләмәләрне үтәргә тиеш. Дәүләт эшкә урнашуда, квалификация күтәрүдә ярдәм итә, ярдәмче хуҗалыкны яки үз эшен оештыруга финанс ярдәме күрсәтә. Һәркем өчен шәхси план эшләнә. Кеше, үз чиратында, үз өстенә яңадан укыту узарга, эш табарга, үз гаиләсенә тотрыклы керем тәэмин итәргә йөкләмә ала.